«Читающий Татарстан: литературная сцена» исемле I әдәби-театраль фестиваль-конференциягә гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасында быел беренче мәртәбә «Читающий Татарстан: литературная сцена» исемле  әдәби-театраль фестиваль-конференция үткәрелә. Фестиваль ТАССР төзелүнең 100-еллыгы уңаеннан гамәлгә куела. Аның төп максаты – яшь буынны китап укуга җәлеп итү, туган ягыбызга, аның мәдәни, милли  һәм тарихи мирасына карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләү.

Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ, Татарстан китап нәшрияты, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, «ТАТМЕДИА» АҖ «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы – «Сәхнә» мәдәни һәм сәнгать журналы.

Фестивальдә Татарстан республикасының шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Катнашучыларга оештыручылар тарафыннан алдан расланган әдәбият исемлеге тәкъдим ителә. Әдәби әсәрләр белән танышканнан соң, катнашучылар тарафыннан әсәрдән өзек (монолог, диалог, яисә берничә кеше катнашында театраль күренеш) өйрәнелә һәм камерага яздырыла. Видеоматериаллар жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнә.

Конкурсның икенче, көндезге, этабын яз көне муниципаль районнарның мәдәният йортларында үткәрү планлаштырыла. Финал һәм нәтиҗәләр ясау Казанда җәй башында узачак.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 31 март. 

«Читающий Татарстан: литературная сцена»  фестиваль-конференциясе турында тулырак мәгълүмат: /file/mincult/File/Положение Читающий Татарстан.pdf

Элемтә өчен мәгълүмат:

Тел.: 222-05-40 (1610)

Электрон почта: saxna@mail.ru

Сайт: www.sahne.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International