ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Туган Авылым» милли комплексы «Туган авылым» республика фотоконкурсы игълан итте

2020 елның 14 феврале, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Туган Авылым» милли комплексы «Туган Авылым» республика фотоконкурсы игълан итте.

Фотоконкурсның партнерлары: ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе, ТР Якташлар җәмгыятьләренең Координация Советы.

Республика тарихында төп тема итеп авыл сайланган фотоконкурсның әлегә кадәр оештырылганы булмаган. Шул ук вакытта, нәкъ менә авылда милли мәдәният, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары формалашкан. Хәзер исә авылның көнкүреше, авыл халкының тормышы  шактый үзгәреш кичерде.

Фотографияләр конкурсы өчен сайлап алынган тема сәнгать өчен дә, Татарстан тарихы өчен дә кызыклы, анда авыл халык тормышында, республика икътисадында зур урын алып тора.

Фотоконкурс өч номинациядә үткәрелә:

  • "Татарстан Авылы. Көнкүреш һәм бәйрәмнәр";
  • "Авылның гореф-гадәтләре, йолалары, халык кәсепләре";
  • "Татарстан табигате".

Конкурсның иң яхшы фотографияләре зур йомгаклау фотокүргәзмәсендә куелачак, шулай ук Республика көненә (30 август) багышлап чыгарылачак фотоальбомның бер өлеше булачак.  Моннан тыш, конкурста катнашучыларның эшләреннән торган фотокүргәзмәләр республиканың һәр муниципаль районында күрсәтелер, дип өметләнә оештыручылар.

Фотоконкурста профессиональ фотографлар да, фотосөючеләр дә катнаша ала.

Нигезләмәдә күрсәтелгән форма буенча тутырылган анкета-гаризаны  2020 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча конкурсның оештыру комитетына photokonkurs_tug-aul@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яисә 420016, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча тапшырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International