Бүген Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы утырышы узды, анда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты һәм Ассамблеяның Башкарма комитеты эшенә йомгак ясалды, шулай ук 2020 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстанның иминлеге һәм социаль-икътисади үсеше күп очракта милләтара тынычлык һәм татулыкның — аның яшәеше өчен фундаменталь шартлар икәнен аңлауга бәйле. «Татарстан халыклары Ассамблеясы, абруйлы иҗтимагый институт буларак, республикада милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә зур өлеш кертә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - республикадагы этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәдә булуы – бу безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Икътисад һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. 2019 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 2,6 трлн. сум тәшкил иткән, үсеш темпы 101% булган. Татарстанда быел 50 "президент" программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аерым алганда, «Безнең ишегалды» программасы, ул өч елга исәпләнгән, бюджет 50 млрд.сумга якын. «Программа гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып формалаштырылган һәм республикада уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча эшләрнең эзлекле башкарылуын күрсәтә», - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.
«Татарстанда 28 ел дәвамында милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә алып барылган эшләр нәтиҗәсендә җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулык, республиканың этномәдәни тормышын "җанландыру" кебек гади булмаган һәм мөһим мәсьәләләргә җәлеп итә алдык», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Без уртак йортыбыз булган Татарстанны барлык халыклар өчен дә уңайлы итәргә омтылабыз», - диде ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясының 2019 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров чыгыш ясады. «Федераль дәрәҗәдә Татарстанны милләтара аралашу, халыклар арасында үзара аңлашу һәм хөрмәт итү ягыннан югары культуралы төбәк дип атыйлар, - дип ассызыклады Николай Владимиров, - безнең республика җитәкчелеге өчен милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм ныгыту, гадәттәгечә, төп мәсьәләләр булып тора».
Хәзерге вакытта район җитәкчеләре инициативасы буенча республикада Ассамблеяның 19 вәкиллеге, 12 Халыклар Дуслыгы йорты һәм Үзәге нәтиҗәле эшләп килә. Узган ел Ассамблеяның Апас районында вәкиллеге, шулай ук Спас, Апас, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында 4 Дуслык үзәге ачылды. Бүген Ассамблея Советы утырышында Алексеевск һәм Буа районнарында вәкиллекләр булдыру турында карар кабул ителде.
Николай Владимиров сүзләренчә, Ассамблея эшчәнлегенең төп юнәлеше - милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү. Татарстанда бәйрәмнәр ел саен Казанда «Май чабу» һәм «Нәүрүз»дән башлана, Лаешта «Каравон» рус фольклор фестивален үткәрү белән дәвам итә. Аннары Аксубайда һәм Әлмәттә чуашларның «Уяв» һәм «Учук», Мамадышта удмуртларның «Гырон быдтон», Мөслим районында мариларның «Семык», Лениногорскида мордваларның «Балтач» һәм Тәтештә «Валдашинясь» чуаш кичәләре, Чаллыда «Иван Купала» үткәрелә; Мамадышта керәшеннәрнең «Питрау» уза, узган елда ул үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте, аңа бөтен республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 60 меңгә якын тамашачы килгән иде.
«Әмма, милли сәясәт – ул фестивальләр һәм бәйрәмнәр генә түгел, - дип дәвам итте сүзен Николай Владимиров, бу, барыннан да элек, халыклар арасында аңлашылмаучанлыкны бетерү һәм милләтара дошманлык һәм экстремизмны булдырмау буенча җаваплы эш».
Хәзерге вакытта Ассамблея составына 37 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 239 җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмә керә. Узган ел Юстиция министрлыгы Идарәсендә рәсми рәвештә «Казан шәһәре поляклары» җирле иҗтимагый оешмасы теркәлде. Районнарда җирле бүлекләрнең күбесе рус берләшмәсенә (43), чуаш автономиясенә (27), керәшеннәр оешмасына (19) карый.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты эше нәтиҗәләре һәм яшьләр эшчәнлеге турында Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров хисап тотты. «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге эшчәнлеге хакында якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили сөйләде. Нурлат шәһәренең Дуслык Йорты директоры Галина Терентьева үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Республикада уникаль проектны тормышка ашырабыз, - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе турында сөйләгәндә, - сыйныфларны тулыландыру өстендә яхшырак эшләргә кирәк. Тыңлаучылар саны артырга тиеш».
Милли-мәдәни берләшмәләр активистлары Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен дә читләтеп үтә алмады. Эшче төркем әгъзасы буларак, Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларына үткәрелә торган эш һәм иҗтимагый дискуссияләр турында мәгълүмат бирде.