Г.Камал театры спектакле Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләккә лаек булды

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Г.Камал театрының Зәки Зәйнуллин әсәре буенча куелган «Арбалы хатыннар» спектакле Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк алды.  

Спектакльнең премьерасы 2010 елның 21 июнендә булган иде. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Спектакльдә күп кенә танылган актерлар уйный.  

Зәки Зәйнуллинязучы, җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор. 1955-1988 елларда – хәрби-фәнни хезмәттә. Очкыч аппаратларның һәм двигательләрнең ныклыгы турындагы күп санлы фәнни хезмәтләр авторы. Отставкадагы полковник. Беренче әдәби әсәрләрен ул  1978 елда Серпухов шәһәрендә яза.   Соңрак хикәяләре һәм повестьлары языла. 1995-2001 елларда әдип Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә “кайный”. Татар авылы тормышына, Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт темасына багышланган күп санлы хикәя-повестьлар, публицистик язмалар, тарихи романнар авторы.  Гаяз Исхакый, Акмулла, Һади Атласый, Илдар Юзиев исемендәге әдәбият өлкәсендәге бүләкләр лауреаты.  М. Акмулла исемендәге бүләк1980 елда Башкортостан Республикасының Мәләкәс районы администрациясе тарафыннан гамәлгә куелган.

Мәгълүмат өчен телефоннар: 8-9172-61-63-22, 8-9274-40-70-70
(843)293-52-50, 293-83-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International