30 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында III «Абязов фестивале» ачылуга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада катнашалар:
- Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Әюпова Ирада Хафизҗан кызы;
- Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Абязов Рөстәм Юныс улы;
- Оркестрның һәм фестивальнең директоры Чулпанов Фәнис Гыймазислам улы.
Фестиваль узган вакытта ДЗКЗ фойесында рәссам Татьяна Лярсон күргәзмәсе эшләячәк.
Фестиваль 12–21 декабрьдә узачак. Өч концерт (12, 16 һәм 21 декабрьдә) ДЗКЗда булачак, ә 14 декабрьдә артистлар Татарстан Республикасы Милли музеенда чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле журналистлар! 264 73 98 телефонына шалтыратып һәм prtatar@yandex.ru. электрон адресына язып массакүләм матбугат чараларын аккредитацияләргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте