4 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында IV «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты уза.
«Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын 2008 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Салават» эстрада театры үткәрә.
Концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләреннән, Марий-Эль, Ульян, Свердловск һәм Курган өлкәсеннән, шулай ук Чувашия, Башкортостан республикасыннан һәм Кытайдан килгән яшь башкаручылар катнашачак.
Башка еллардан аермалы буларак, концертта «Татар моңы»ның лауреатлары - җырчы булырдай укучылар әзерләгән Римма Ибрагимова, Клара Хайретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиевалар үз шәкертләре белән чыгыш ясаячаклар.
Шулай ук Салават Фәтхетдинов һәм жюри әгъзаләренең дә чыгышлары көтелә.
«Татар моңы – 2012» конкурсының төп нәтиҗәләре 4 декабрь көнне 19.00 сәг. Галиаскәр Камал Театрында узачак Гала-концертта билгеле булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.