Казанда татар язучысы Әмирхан Еникигә багышланган мемориаль такта барлыкка киләчәк

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

14 февральдә 11.00 сәгатьтә Казанда бөек татар язучысы, публицист, ТАССРның халык язучысы Әмирхан Еникигә (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев) мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлекле такта  Чехов урамы 53нче йорт фасадына урнаштырылачак, анда Әмирхан Нигъмәтҗан улы 1994-2000 елларда яшәгән. Чара  язучы-прозаикның вафатына 20 ел тулуга багышланган (2000 елның 16 февралендә вафат булган).

Ачылышта  Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, Республика Язучылар берлеге әгъзалары, әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, шулай ук язучының туганнары катнашыр дип көтелә.

Мемориаль такта кую инициаторлары - ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге. Автор-рәссам, сынчы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Павел Бердников.

Белешмә өчен: Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев 1909 елның 2 мартында Башкортостанның Яңа Каргалы авылында туган. Аның әти-әнисе - ярлы кешеләр - улларын кырыс тәрбияләсәләр дә, иҗат белән шөгыльләнергә рөхсәт итәләр. 1924 елдан башлап, Тукай иҗатыннан тәэсирләнгән Әмирхан үзенең беренче шигырьләрен яза башлый. 1929 елда аның беренче "Дус кеше" повесте дөнья күрә, башка хикәяләр дә бастырыла. Әмма аннары соң  ул иҗатны ун елга ташлап тора. Соңрак Еники исенә төшергәнчә, ул партияне һәм Сталинны мактап "идеологияле" әсәрләр язарга теләмәгәннән иҗат итүдән туктап торган. Бөек Ватан сугышы елларында гына Әмирхан Еники фронтта берничә хикәя һәм повесть яза.

Сугыштан соңгы елларда Әмирхан Еники Татар радиокомитетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, "Колхоз бригадасы" һәм "Совет әдәбияты" журналларының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1953 елдан ул әдәби иҗат белән профессиональ язучы буларак шөгыльләнә башлый. Аның сугыштан соңгы язучылык карьерасы шома гына бармый. "Тауларга карап", "Саз чәчәге", "Рәшә" кебек танылган әсәрләре еллар буе нәшриятларда ята. Моның сәбәбе - хикәяләрдә һәм повестьларда "идеологик нигез" булмау. Хрущев чоры башлангач кына аның китаплары бер-бер артлы чыга башлый. Ә.Еникинең "Салават күпере" (1966), "Без дә солдатлар идек" (1971), "Хәтердәге  төеннәр" (1983), "Соңгы китап" (1986) һәм башка бик күп әсәрләре татар һәм башка телләрдә дөнья күрә.

Еники гомеренең соңгы елларында сәнгать әсәрләре язмаган, бары тик публицистика белән генә шөгыльләнгән.

Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә вафат була, Казанда җирләнә.

Татар электрон китапханәсе: [http://kitap.net.ru/eniki/]

Бүләкләр һәм исемнәр

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984)

Г. Исхакый исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

 Хезмәт Кызыл Байрагы һәм "Почет билгесе" орденнары белән бүләкләнә (1957)

ТАССРның  халык язучысы (1989)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International