ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Казанның иң көчле чаңгычылары өчлегенә керде

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Казанда узыш инде 16 нчы тапкыр үткәрелде. Чаңгы бәйрәме дүрт мәйданчыкта узды, төп старты, гадәттәгечә, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелде.

Хатын-кызлар арасында VIP-узышта  ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова  өченче урын яулады. Узышта беренчелекне  ТР финанс министрының  беренче урынбасары Алла Анфимова алды, икенче урында - ТР Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау һәм спорт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова.

Быел «Россия чаңгы юллары» чарасы «Демография» илкүләм  проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында оештырылды. Дистанцияләрнең берсе  -  ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Стартка 21,5 меңнән артык кеше чыкты.  Алар арасында — профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар һәм башкалар.

Бөтенроссия массакүләм ярышларына   Россия Федерациясенең 73 төбәге кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International