Хөрмәтле журналистлар!
Сезне «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз.
Конференция 29 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә театрның кече сәхнәсендә була.
Катнашалар:
Фәрит Бикчәнтәев – фестивальнең сәнгать җитәкчесе;
Илфир Якупов – фестиваль директоры;
Нияз Игъламов – фестивальнең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе әгъзасы;
Илгиз Зәйниев - фестивальдә катнашучы режиссер;
Альберт Гаффаров - фестивальдә катнашучы режиссер.
Аккредитация өчен телефоннар: 293-52-50, 293-83-18, 8-9274-40-70-70.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте