2020 елда Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен масштаблы модернизацияләү планлаштырылган. Әгерҗе, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Питрәч, Питрәч районнарында, Апас һәм Актюбә шәһәр тибындагы бистәләрдә урнашкан җиде балалар сәнгать мәктәбендә ремонт ясалачак. Әлеге проектка Әлмәттәге Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллияте дә кертелгән. Яңарту эшләренә 138 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәдәният оешмаларына йөрү күрсәткечләрен арттыру һәм гражданнарның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. 2020 елда балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә РФнең 60тан артык төбәге акча алачак.
«Бу тиңе булмаган эшләр. Бүген, РФ Президенты карары нигезендә, ел саен балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 3,4 млрд.сум акчабыз бар», – дип ассызыклады РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитетының VI Пленумында чыгыш ясаганда.
Моннан тыш, Татарстанның өстәмә белем бирү оешмалары быел 106 миллион сумлык музыка уен кораллары белән тулыландырылачак. Шуларның 61 703,0 мең сумы – федераль бюджеттан, 44 681,5 мең сумы республика бюджетыннан биреләчәк.
Күпләп инструментлар бирү 2019 елда да булды: республиканың 63 балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар музыка мәктәбе илебездә җитештерелгән пианинолар алды.
Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.
«Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».