Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елның 9 сентябрендәге 1061 номерлы "Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантлары турында" карары нигезендә Россия Мәдәният министрлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурс үткәрә.
Эшләрне тапшыру тәртибе нигезендә әзерләнгән эшләр, материаллар һәм документлар 2020 елның 13 апреленә кадәр (бу көнне дә кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 125993, Мәскәү, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, М.Гнездниковский тыкрыгы, 7/6 йорт, 1/2 корылма.