«Төньяк рапсодия» V Халыкара конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар арасында үткәрелә торган  «Төньяк рапсодия» V Халыкара конкурсы 19-22 апрельдә Череповец шәһәрендә узачак. Иҗади чара «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Моннан тыш, конкурс  РФ Президентының «Аеруча сәләтләрен күрсәткән затларга дәүләт ярдәме чаралары турында» Указы белән расланган Россия Федерациясе Президенты грантлары бирелә торган проектлар исемлегенә кертелде.

Конкурсны гамәлгә куючы - Вологда өлкәсенең Мәдәният һәм туризм департаменты. Оештыручы - Череповец өлкәсенең В.В.Верещагин исемендәге Сәнгать һәм сәнгать һөнәрчелеге училищесы.

Анда катнашу өчен балаларга өстәмә белем бирү, урта һөнәри белем бирү, югары һәм югары уку йортыннан соң һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, 30 яшькә кадәрге профессиональ музыкантлар чакырыла.

Конкурсантларның чыгышлары түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк:

  • аерым башкаручылар;
  • ансамбльләр;
  • «Укытучы-Укучы» ансамбльләре;
  • оркестрлар (тынлы, эстрада, эстрада-симфоник оркестрлар);
  • барабанчылар ансамбльләре.

Проект кысаларында жюри әгъзалары тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнау буенча осталык дәресләрен  оештырачак.

Гаризалар 2020 елның 20 мартына кадәр кабул ителә.

Кирәкле барлык мәгълүмат, конкурс турындагы Нигезләмә, гариза формалары сәнгать училищесы сайтында урнаштырылган:

 http://art-college.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International