Түбән Каманың С.Сәйдәшев исемендәге көллиятендә С.Сәйдәшев исемендәге XI Ачык республика вокалчылар конкурсы уза

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Конкурс 27 ноябрьдә ачыла.  Ул С. Сәйдәшевнең 90 еллык юбилее уңаеннан 1990 елда гамәлгә куелган һәм шул вакыттан башлап традицион рәвештә ике елга бер мәртәбә уздырыла.

27 – 30 ноябрьдә көллиятнең концерт залында өч турда яшь вокалчыларны тыңлау уздырылачак.  

Быел Россиянең төрле шәһәрләреннән конкурста катнашуга 55 студент заявка биргән.

Конкурста катнашучыларга абруйлы жюри бәя бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International