«Проломная урамындагы даруханә» документаль фильмы «Ил» милли премиясе лауреаты булды

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның “Ак ләкләк” кинокомпаниясенең  «Проломная урамындагы даруханә» документаль фильмы “Ил” милли премиясе лауреаты булды.  

Конкурста барлыгы  252 эш катнашты. Әлеге фильмда Идел буе немецларыннан булган, Казанда фармакология һәм музыка үсешенә зур йогынты ясаган  бер гаилә тарихы сөйләнә.  Жюри фильмны югары бәяләде. Милли премиянең көмеш сынчыгы һәм 50 000 сум күләмендәге акчалата бүләк Казанга озатылды. Бүләкләр алу белән беррәттән, җиңүчеләр “Ил” телеканалы тапшыруында да күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International