«Туым Жондозы» Бөтенроссия яшьләр конкурс-фестиваленең гала-концертында 38 коллектив һәм башкаручы катнашачак

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2 февральдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Туым Жондозы» XI Бөтенроссия яшьләр конкурс-фестиваленең гала-концерты узачак. Быел беренче тапкыр ике Гран-при уйнатылачак: солистлар һәм ансамбльләр арасында.

«Туым жондозы» - «Рождественская звезда» конкурсы ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы, «Туганайлар» республика керәшен мәдәни-белем бирү газетасы, Яков Емельянов исемендәге Мәдәният үзәге, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан 11 тапкыр үткәрелә. Быел анда 5 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 180нән артык кеше катнашты, алар - Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән солистлар, вокаль, фольклор-этнографик коллективлар. Татарстанның 2 шәһәр һәм 3 районында узган зона этаплары нәтиҗәләре буенча финалга 35 конкурсант сайлап алынды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, «Туым Жондозы» -«Рождественская звезда» Бөтенроссия яшьләр конкурсы – фестивале керәшеннәрнең этник мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга, халык җырын, инструменталь, хореография сәнгатен үзенчәлекле башкаручыларны ачыклауга, аларның иҗади осталыгын үстерүгә, этник сәнгатьне үзләштерүгә, традицион мәдәни  репертуарны баетуга һәм ачуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Гала-концертта җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак. Башлана 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International