Бүген Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVIII Халыкара опера фестивале старт ала

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

31 гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Н.Римский-Корсаковның «Царская невеста» спектакле белән Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVIII Халыкара опера фестивале ачыла.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россия Зур театры генераль директоры Владимир Урин катнашачак.

Программаны Н.Римский-Корсаковның «Царская невеста» операсы башлап җибәрә. Спектакльнең төп партияләрен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры  һәм Россия Зур театры солисты Михаил Казаков (Собакин),  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Гульнора Гатина (Марфа), Мария театры солистлары Екатерина Сергеева (Любаша) һәм Сергей Семишкур (Лыков), Белоруссиянең Зур театры солисты Станислав Трифонов (Грязной) һәм башкалар башкара. Дирижер - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Ренат Салаватов.

«Царская невеста» спектакле ике тапкыр уйнала — 31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә (төрле башкаручылар составы белән). Моннан тыш, фестиваль программасына чит ил (Дж.Вердиның «Аида», «Трубадур», «Набукко», «Риголетто», Дж.Россининың «Севильский цирюльник», Дж.Пуччининың «Богема» әсәрләре), рус (П.Чайковскийның «Пиковая дама», М.Мусоргскийның «Борис Годунов») һәм милли (Р.Ахиярованың «Сөембикә») опера сәнгате шедеврларыннан гыйбарәт 9 спектакль кергән.

Иҗат марафонында Россия, Италия, Германия, АКШ, Мисыр, Белоруссия, Украина һәм Казахстаннан чакырылган 38 җырчы һәм дирижер катнашачак. Тулы афиша театрның рәсми сайтында урнаштырылган: kazan-opera.ru. Барлык спектакльләрдә дә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры опера труппасының әйдәп баручы солистлары, шулай ук хор, оркестр, балет, театрның мимика ансамбле артистлары катнаша.

Фестиваль өч атнадан артык дәвам итә һәм 23 февральдә Р.Ахиярованың «Сөембикә» спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International