Ирада Әюпова: Мәдәни байлыкларның һәркем өчен үтемле һәм адреслы булуы - мәдәни сәясәтнең мөһим өстенлекләре

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген  А.С.Попов исемендәге Технопаркта («Иннополис» махсус икътисадый зонасы)  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашты. Чарага шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре җитәкчеләре, ведомствога караган учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде.

Төп доклад белән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул үз чыгышында мәдәни сәясәтнең ике контурын билгеләп үтте.

«Бер яктан, эчке контурда, безнең төп бурыч - республиканың һәр кешесенә һәм аның кунагына этномәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерергә ярдәм итүче, аның иҗади, шул исәптән һөнәри үсеше өчен шартлар тудыручы уңайлы мохит булдыру. Тышкы контурдагы бурычыбыз – ил күләмендә  һәм халыкара мәдәни киңлектә мөмкин кадәр  интеграцияләнгән булу, шул ук вакытта читтә яшәүче ватандашларыбызның этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан да. Тышкы һәм эчке контурда да мәдәни байлыкларның һәркем өчен үтемле һәм адреслы булуы мөһим», - дип ассызыклады ул.

Ирада Әюпова сүзләренә караганда, бүгенге көндә төрле буыннарның мәдәни ихтыяҗлары  нык аерылып тора. Әмма мәдәният учреждениеләре төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы, "гаилә ялы һәм традицион кыйммәтләрне алга этәрү үзәге булырга тиеш".

«Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә Россия гражданлык тәңгәллеген ныгыту - «Мәдәният» илкүләм проектының төп миссиясе. Илкүләм проектның төп күрсәткечләренә ирешү өчен халыкның мәдәни киңлекләргә җәлеп ителү активлыгын үстерү генә җитми. Халыкның мәдәни мөмкинлекләрен арттырырга кирәк, - дип дәвам итте министр. - Моның өчен бүген безнең максатчан аудиториябезнең кем икәнен һәм безгә һәр кешегә барып җитү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау зарур».

Ул театр сәнгате ветераннары өчен үзенә күрә Попечительләр фонды булачак  Театрлар ассоциациясен оештыру каралган, дип сөйләде. Хәзерге вакытта гамәлгә кую документларын теркәү процедурасы тәмамланып килә.

Быел 60 яшьтән өлкәнрәкләргә  оныклары белән айга бер тапкыр бушлай Чаллы драма театрында һәм Әлмәт драма театрында театр куелышларының репетицияләрен карау мөмкинлеге бирүче пилот проекты гамәлгә куела башлый. Республика балалар китапханәсендә төрле буын кешеләрен берләштерүче "Гаилә клубы" проекты старт алды.

Министр яшьләр белән эшне оештырганда бөтенләй башка өстенлекләрне билгеләде - ачык мәйданчыкларда чаралар үткәрү, халыкара проектларны гамәлгә кую, заманча технологияләр куллану.

Шулай итеп, 2019 елда яшьләр катнашында «7 көн эчендә кино» беренче халыкара проекты гамәлгә ашырылды, аның нәтиҗәсе буларак 10 кыска метражлы фильм төшерелде, алар төбәкнең инвестиция ягыннан  һәм туристик җәлеп итүчәнлеген чагылдыра. Яңа проектлар арасында Камал театрында “Яшьләр сишәмбесе” дә бар. Казан Кремле территориясендә үткәрелгән Таткультфест фестивале дә зур популярлык казанды.

Быел дәүләт филармониясе базасында яшь башкаручыларны үстерү буенча проект старт алды.  Филармония структурасында эстрада бүлеге булдырылды. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, Михаил Глинка исемендәге Халыкара бәйге академия музыка сәнгатенең яшь башкаручылары өчен зур мөмкинлекләр ача. Шуңа бәйле рәвештә ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенә бәйгене уздыру хокукын киләчәктә дә Казанда саклап калу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Спикер үз чыгышында 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәр һәм 14тән 18 яшькә кадәр балалар аудиториясен колачлау дәрәҗәсенең түбән булуына игътибар юнәлтте. 

«Бүген республика театрларында барлык спектакльләрнең 25 проценты «0+» маркировкасы белән (480 спектакльдән 120 спектакль), нигездә, республиканың балалар театрларында. Әмма мондый маркировка һәрвакытта да дөреслеккә туры килми, һәм алар рәтенә аңлау өчен гади булмаган спектакльләр дә керә. Чынлыкта исә, иң кечкенәләр өчен һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр кую – катлаулы эш, репертуарны сайлаганда да, аны тәкъдим иткәндә дә үзенчәлекле якын килүне сорый. Практика күрсәткәнчә, бүген бэби-спектакльләргә ихтыяҗ бик зур. Казанда татар гаиләләре өчен мондый спектакльләр юк. Бу эшне башкару өчен материалның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын һәм методологик алымнарның юклыгын исәпкә алып, 2020 елда халыкара беби-театрлар фестивален уздыру планлаштырыла», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы мәдәният министры.

Ирада Әюпова искәртеп узганча, узган елның 1 июненнән башлап барлык балалар, мәктәп укучылары өчен дәүләт музейларына бушлай керү гамәлгә кертелгән. Ә айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейлары барлык килүчеләр өчен түләүсез эшли.

Икенче этап итеп ул театрлар һәм мәгариф учреждениеләре кооперациясен атады. Планда - мәктәп укучыларына репетицияләр күрсәтү һәм мобиль дәресләр үткәрү. 2020 елда республика бюджетыннан 8 балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен акча бүлеп бирелгән, ә "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында музыка уен кораллары сатып алу өчен 100 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Компетенцияләрне үстерүгә һәм камилләштерүгә килгәндә, 2019 елда мәдәният өлкәсендә яңа эш башлаучы белгечләргә ярдәм итү программасы кысаларында авыл җирлегендә урта белемле белгечкә 50 мең сум, югары белемлегә - 100 мең сум күләмендә беренче түләүләр гамәлгә кертелде. Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан яшь белгечләргә ташламалы  шартларда җир бирү мәсьәләсе карала.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү шартларында этник колоритны саклау һәм авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен уңайлы мәдәни мохит булдыру юнәлешендә элеккечә үк мәдәни-ял итү учреждениеләренә һәм китапханәләргә зур роль бирелә», - дип билгеләп үтте докладчы.

Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары эшчәнлеген стимуллаштыру өчен 2019 елда беренче тапкыр «Иң яхшы авыл мәдәният йорты» конкурсы узды, анда 180 мәдәният учреждениесе катнашты. Шулай ук быел Татарстан Республикасының профессиональ театрларының үзешчән театр коллективларына кураторлык итү тәҗрибәсе  җәелдереләчәк.

Министр сүзләренә караганда, 2020 елда Чаллы драма театры, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасын ачу планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International