24 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның атказанган артисты Фәридә Сафинаның юбилей кичәсе. Бу кичне Камал театры сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле. Ишанның өлкән хатыны Хәдичә ролендә – Фәридә Сафина. Спектакльдән соң юбилярны хезмәттәшләре һәм дуслары котлый.
Сафина Фәридә Мирхафизан кызы Татарстанның Сарман район үзәгендә туа. 1978 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый һәм Җәлил поселогында Нефтьчеләр техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1981-1985 елларда Казан театр училищесында укый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрылыгының матбугат хезмәте