Татарстан һәм Чувашстан рәссамнарының Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында оештырылган уртак күргәзмәсе белән Татарстан Республикасында Чуваш мәдәнияте көннәре старт алды. Әлеге чара Чуваш автономияле өлкәсенең 100 еллыгына һәм Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлана.
Күргәзмәне ачып, Татарстан Халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары - ТР Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге вакыйганың татар һәм чуваш халыклары өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
«Бер халыкны территориаль һәм административ чикләр белән бүлешеп булмый, ул һәрвакыт бер халык булып кала. Мин тагын бер кат Татарстан һәм Чувашстан чувашларын, шулай ук ике төбәктә яшәүче татарларны берләштерергә мөмкинлек булуына шатмын», - диде Ирек Шәрипов.
ТР Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Владимир Иванов чуваш һәм татар халыклары арасында дуслыкның йөз еллык тарихы булуын билгеләп үтте.
«Без төрле кешеләр, дип әйтә алмыйм. Без - дустанә халыклар, без -дуслар һәм киләчәктә дә кулга-кул тотынышып алга барачакбыз», - диде ул.
Экспозициягә Татарстан һәм Чувашстанның 70 рәссамы тарафыннан төрле жанрларда ясалган әсәрләр тупланды.
Чувашстаннан килгән осталар арасында халык рәссамнары Михаил Григорян, Анатолий Данилов, Константин Долгашов, Николай Егоров, ЧР атказанган рәссамнары һәм мәдәният хезмәткәрләре Вәгыйз Камалетдинов, Ольга Леонтьева, Мидхәт Шакиров һ. б. бар.
Экспозициянең Татарстан өлешендә Россиянең атказанган рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, ТР атказанган сәнгать эшлеклеләре Юрий Бердников, Рабис Сәлахов һ. б. хезмәтләре белән тәкъдим ителә.
Күргәзмә 12 февральгә кадәр дәвам итә. Аңа керү ирекле.