Казандагы борынгы бинаны реставрацияләгәндә хәзинә табылган

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Л.Н.Урванцов утары төп йортының идән асты бинасында алып барылган эшләр вакытында патша заманында сугылган алты тәңкә табылган.  

Барлык тәңкәләр Россия империясенең акча сугыла торган җиде урынның берсендә – Екатерингбургта сугылганнар (һәрберсенә «ЕМ» тамгасы куелган).   Алардан дүрт ике тиенлек акча 1798, 1800 һәм 1801 елларда, бер 1 тиенлек 1800 елда сугылган. Алар барысы да Павел Беренче вензеле һәм патшалык таҗы белән бизәлгән.

Гамәдәге законнар нигезендә тәңкәләрне табучы табылдык турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән һәм тәңкәләрне музей коллекциясенә тапшыру турында карар кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International