6 – 14 декабрьдә Казанда V Халыкара «Филармониада» фестивале узачак.
Фестиваль кысаларында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә А.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры белән берлектә «XXI гасыр тенорлары» арт-проекты күрсәтеләчәк, СССРның халык артисты Лев Лещенко, АКШның күренекле джаз-баритоны Джейми Дэвис һәм Анатолий Василевский җитәкчелегендәге Филармония джаз-оркестры, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбле “Дөнья халыклары биюләре” дигән программа белән, Геннадий Хазанов һәм башка күренекле артистлар чыгыш ясаячак. Фестиваль Мәскәү опереттасы йолдызлары чыгышы белән ябылачак.
Быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 75 ел тула, Халыкара «Филармониада» фестиваленең беренче юбилее билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте