Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының опера труппасы Европада гастрольләрен тәмамлады.
Ай ярым вакыт эчендә артистлар чит илләрдә утыздан артык спектакль уйнадылар. «Турандот» һәм «Травиата» опералары Амстердамда, Гаагада, Гаудада һәм башка шәһәрләрдә күрсәтелде.
Гастрольләрне оештыручылар әйтүенчә, Европада театр спектакльләрен 20 меңнән артык тамашачы караган.
Чит илләрдән кайткач та артистлар агымдагы репертуар спектакльләре репетициясенә керешәчәк. 22 ноябрьдә М. Мусоргскийның «Борис Годунов» музыкаль драмасы күрсәтеләчәк.
Ноябрьдә һәм декабрьдә тамашачыларга «Тоска», «Трубадур», «Искатели жемчуга», «Риголетто» һәм башка спектакльләр тәкъдим ителәчәк.
Элемтә өчен: 231-57-32, 8 927 4128275 www.kazan-opera.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте