Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Лилия Зәйнуллина, Индонезия ягыннан - Индонезиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең беренче секретаре Энджай Диана һәм Татарстан Республикасындагы Индонезия студентлары ассоциациясе президенты Хартоми Акбар катнашты.
Кунаклар Казанга «LIMA» (ПЯТЬ) нәфис фильмын алып килделәр, әлеге картина тамашачыларга 25 гыйнвар көнне 11.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында тәкъдим ителәчәк. Аңа керү ирекле. Фильм Индонезия һәм Россия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган (2020 елның 3 феврале). Картина җәмгыятьтә фикерләрнең күптөрлелеге һәм толерантлык кебек актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Фильм күрсәтүгә махсус кунаклар чакырылган: кинорежиссер Лола Амария һәм төп рольләрнең берсен башкарган актер Баскара Махендра, дип хәбәр итте Энджай Диана әфәнде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры кунакларга хезмәттәшлекнең иң кызыклы юнәлешләре турында сөйләде: Индонезия режиссерларының Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашуы, «7 көн эчендә кино» проекты. Сүз уңаеннан, 2012 елда режиссер Джим де Севның «Голубятник» фильмы Казан мөселман киносы фестивалендә катнашты, ә 2017 елда режиссер Викаксоно Висну Леговоның «Тура» фильмы «Индонезия киносы»ның конкурстан тыш программасы кысаларында күрсәтелде, 2019 елда режиссер Юда Курниаванның «Песнь рядовых» фильмы «Тулы метражлы документаль фильмнар» номинациясендә тәкъдим ителде.
Индонезиянең яшь дизайнерларын һәм рәссам-модельерларын Татарстан Республикасы мәдәният министры «Ут, тавыш, мода» фестивалендә катнашырга чакырды.
«Бу матурлык индустриясендәге аутентик мәдәниятне саклау проекты. Бүген уңышлы мода йортлары күбрәк аутентик мәдәнияткә мөрәҗәгать итә. Тиз үзгәрүчән дөнья шартларында һәр халыкның аутентик мәдәниятен саклап калу бик мөһим. Шулай ук без хәзерге дөньяда аутентик музыканың актуальлеген күрсәтергә теләдек», - дип ассызыклады Ирада Әюпова, проектны тәкъдим итеп.
Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында шулай ук халык сәнгать һөнәрләре һәм белем бирү проектлары да билгеләп үтелде.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы белән Индонезия Республикасының мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлегенең күпьеллык тарихы бар. Күләмле чаралар арасында: Татарстан Республикасында Индонезия мәдәнияте көннәре (29-30 август, 2010 ел), Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Хәмид Авалудин әфәнде катнашында «Жемчужины экватора» Индонезия биюләре концерты (27-29 октябрь, 2010 ел), Индонезия дизайнерларының «Islamic Clothes» мөселман модасы атналыгында катнашуы (26-29 октябрь, 2010 ел), Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Индонезия сәнгать осталары концерты (7 ноябрь, 2012 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең Индонезия фестивалендә катнашуы (20 август, 2017 ел), Татарстан Республикасында Индонезия мәдәнияте көннәре (27-28 октябрь, 2017 ел), Казан шәһәренең «Бәхетле балачак» хореография ансамбленең Индонезиядә Эрау Халыкара фольклор һәм сәнгать фестивалендә катнашуы (2014, 2016 еллар), Татарстан Республикасы иҗат делегациясенең Индонезия Республикасының Ачех провинциясе Мәдәният атнасында катнашуы (4, 8 август, 2018 ел).