Фестиваль 19 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Казан университетының Тарих музеенда (Кремль урамы, 18) ачыла.
Фестивальнең төп максаты – Казан студентларында кызыклы һәм хәзерге җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерердәй креатив музей проектлары булдыру теләге уяту.
Фестивальдә Казан (Идел буе) федераль университетының 2012 елда музей практикасы узган студентлары катнашачак.
Практика йомгаклары буенча 18 эшлекле уен уздырылды, шулардан фестивальдә катнашу өчен 5 музей проекты тәкъдим ителде:
· «Туган авылым» музее - (авторлары: КФУ Тарих институтының 3 курс студентлары)
· Казанда трамвай тарихы музее (авторлары: КФУ Филология һәм сәнгать институты 1 курс студентлары)
· «Эпоха» (викториан һәм «стимпанк» стиле) музее (авторлары: КФУ Тарих институтының 2 курс студентлары)
· Сәгать музее (авторлары: КФУ Филология һәм сәнгать институты 4 курс студентлары)
· Туфан Миңнуллин музей-йорты (авторлары: КФУ Филология һәм сәнгать институты 1 курс студентлары).
Элемтә өчен телефоннар: (843) 292-32-18. (843) 292 54 44, httр:// tatar.museum.ru/Nm.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте