10 ноябрьдә Алексеевск муниципаль районының Мәдәният йортында Хореография һәм фольклор коллективларының татар халык биюе һәм этнографик бию буенча “Шома бас!” республика смотр-конкурсының зона туры узды. Анда Алексеевск, Аксубай муниципаль районнарының 8 иҗат коллективыннан йөзгә якын кеше катнашты.
Чыгышларны караганнан соң, жюри үз фикерләрен җиткерде, осталык дәресе уздырды.
Жюри Алексеевск муниципаль районы Красный Баран авылы Мәдәният йортының «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбленең (җитәкчесе – Ирина Яковлева), Биләр авыл Мәдәният йортының “Радуга” хореография коллективының (җитәкчесе – Илкен Мостафаев) очкынлы чыгышын югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте