23 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәнияте объектлары буларак халык календарь бәйрәмнәре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
Түгәрәк өстәлнең максаты – халыкларның матди булмаган мәдәнияте һәм традицияләренең җәмгыятьтә кыйммәт буларак танылуына ирешү юлларын табу; Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни объектлары реестрын төзүгә булышлык күрсәтү; халык традицияләрен хәзерге заманда бәйрәмнәр уздыруда файдалануның иң отышлы моделен эзләү.
Түгәрәк өстәлдә фольклорчылар, этнографлар, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре һәм республикада милли бәйрәмнәр уздыру белән шөгыльләнүчеләр катнашачак.
Элемтә өчен телефон: 8(843) 292-00-39, 292-30-73
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте