Кәрим Тинчурин исемендәге театр ике премьера күрсәтәчәк

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

79 нчы сезонында  К. Тинчурин театры ике премьера күрсәтәчәк.

7 декабрьдә Разил Вәлиевнең “Язмыш юллары” повесте буенча куелган спектакль премьерасы булачак (Резеда Сәлахова инсценировкасы).  

22 –23 декабрьдә театр Нурмөхәммәт Хисамовның “Йосыф-Зөләйха” дигән пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтәчәк.  Пьеса Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы нигезендә эшләнгән.

Спектакльләрнең режиссеры һәм сәхнәгә куючысы – Россиянең Атказанган артисты, Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.   

Мәгълүмат өчен: 236-53-43.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International