Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Әлфия Хәсәнованың иҗат кичәсе була

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

23 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрында Татарстан Республикасының Атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың юбилеена багышлап аның катнашында “Мәхәббәт баскычы” спектакле күрсәтеләчәк.  

Әлфия Хәсәнова театрда 1979 елдан эшли. Утыз өч ел эчендә Ә. Хәсәнова сәхнәдә истә калырдай образлар иҗат итте.  Төп рольләре: Мөслимә - «Монда тудык, монда үстек» (Т.Миңнуллин), Сәлби - «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Газия - «Мәхәббәткә мәдхия» (Ә.Яһүдин), Аида - «Тол хатыннар көймәсе» (И.Греков) Разия - «Американ» (К.Тинчурин), Әлфия - «Мәхәббәт баскычы» (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин) һәм башкалар.

Мәгълүмат өчен: 236-53-43.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International