«Әкият» курчак театрында Сәлах Хөснинең тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында режиссер, драматург, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Сәлах Хөснинең тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булачак.   

Кичә программасында Сәлах Хөсни куйган спектакльләрдән, аның турында истәлекләрдән, аның әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International