15 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татар әдәбияты музее язмышы” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы үткәрелә.
Түгәрәк өстәлдә Язучылар берлеге һәм ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, язучылар нәселен дәвам итүчеләр, ТР Милли музееның Фәнни-методик советы әгъзалары катнаша.
Утырышта катнашучыларга Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал музей-фатирының концепциясен тәкъдим ителәчәк.
Элемтә өчен телефон: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге