18-19 ноябрьдә Казанда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы инициативасы белән оештырылган “Минем зур илем” дигән төбәкара телевизион фестиваль уза.
Фестиваль җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын төрле халыкларның мәдәни багланышлары, аларның гореф-гадәтләре үзара бәйләнеше темасына җәлеп итү максатларында уздырыла.
Фестиваль кысаларында телевизион эшләр конкурсы узачак. Анда милли мәдәниятләр, халык традицияләре, үзенчәлекләре турында сюжетлар, программалар һәм телевизион фильмнар әзерләүче яисә күрсәтүче телевидение компанияләре, каналлары, студияләре, продюсерлык үзәкләре, берләшмәләре катнаша ала.
Өстәмә мәгълүмат: “Минем зур илем” фестиваленең оештыру комитеты Анна Воротникова (495) 974 22 62, факс (495) 974 22 63, vorotnikova@skc-agency.ru, http://stranafestival.ru/.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте