Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп уза.
Бәйрәм тамашасы 2012 елның 26 ноябрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында була. Тантанада «Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры» китабы тәкъдим ителә һәм театрның иң соңгы премьерасы - Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектакле күрсәтелә.
Юбилее уңаеннан театр журналистларны матбугат конференциясенә чакыра. Матбугат конференциясе 15 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгы бинасында үткәрелә. Аккредитация өчен 2641398 телефоны белән шалтыратыгыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте