Бер ел эчендә Идел буе федераль округының иҗтимагый проектларында катнашучылар саны 160 мең кешегә арткан

2019 елның 21 декабре, шимбә

2019 елда округның  патриотик, фәнни-техник, спорт һәм мәдәни юнәлештәге проектларында катнашучылар саны 537 мең кеше тәшкил итте һәм бу узган елга караганда 160 мең кешегә артык. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фондының Советы  утырышында сөйләде.

19 декабрьдә узган утырыш 2019 елда округ иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясауга һәм аларның үсеш перспективаларына багышланган иде.

Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, 2020 елда күпләр яратып өлгергән мәктәп һәм студентлар театр коллективларының «Театраль Идел буе» фестивален үткәрү дәвам итәчәк. Быел анда 114 студентлар һәм 369 мәктәп театры үзара көч сынашты, конкурс спектакльләрендә 7 мең яшь актер катнашты. Аларны 150 меңгә якын тамашачы карады. Интернеттагы спектакльләрнең видеоверсияләрен 43 меңнән артык кеше күрә алды. Студентлар һәм мәктәп спектакльләре конкурсы призерлары 2020 елда яңа спектакльләр куюга максатчан акчалата сертификатлар алды.

Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, 2020 елда округта менталь үсеше бозылган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү системасын үстерү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта пилот проекты  Түбән Новгород өлкәсендә алып барыла. Уңышлы тәҗрибә  Идел буе федераль округының башка регионнарында да киң кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International