Алабуганың Көмеш чор китапханәсендә Лев Гумилевның тууына 100 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе узачак

2012 елның 9 ноябре, җомга

10 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Алабуганың Көмеш чор китапханәсендә исеме дөньяда танылган галим Лев Николаевич Гумилевның тууына 100 ел тулуга багышланган “Ул халыклар һәм гасырлар барышыннан хәбәрдар иде” дигән иҗат кичәсе узачак.  

18.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә “Блокада чорыннан калган виолончель” дигән музыка кичәсе башлана.  Ленинград музыканты Александр Ушаков блокада чорыннан исән калган һәм сугыш гарасаты яңгырашын “сеңдергән” виолончельдә уйнаячак.  Әлеге уен коралы Санкт-Петербург театр һәм музыка сәнгате музеенда сакланучы сирәк музыка уен кораллары коллекциясеннән. Концерт программасында Д.Д.Шостаковичның, Ф. Яруллинның, Бетховен һәм Чайковсковскийның виолончель һәм фортепиано өчен язылган әсәрләре яңгыраячак.

Л.Н. Гумилев дөньяда халыклар-этнослар үсешен тарихи процессларны табигать фәннәре күзлегеннән карап аңлатучы пассионарлык теориясе авторы буларак мәгълүм.  Лев Николаевич - үз фикерләрен төгәл, киң һәм шигъри тел белән аңлату сәләтенә ия булган галим, яхшы тәрҗемәче. Кичәдә Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле проектлар авторы Әлфия Рәхмәтуллина чыгыш ясаячак, ул Лев Гумилевның, аның әтисе Николай Гумилевның һәм әнисе Анна Ахматованың катлаулы тормышы турында сөйләячәк, галим турында фильм күрсәтеләчәк.

Элемтә өчен мәгълүмат: матбугат секретаре Юлия Колбина 8 927 472 66 38.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International