Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачу тантанасы булды. Биредә 1942 елда Җәлил каты яралана һәм әсирлеккә алына.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде:
«Ленинград өлкәсе хөкүмәтенә һәм Тосно районы администрациясенә Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелегенең Тосно шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст кую турындагы инициативасына ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу җирләрдә 1942 елда аяусыз сугышлар бара, Совет солдатлары каһарманнарча орышкан бу сугышларда Муса Җәлил дә катнаша.
Һәйкәл-бюст авторы – талантлы сынчы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллинага да чын күңелдән олы хөрмәтемне җиткерәм. …»
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте