Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистларына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде

2012 елның 9 ноябре, җомга

Театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның карары (2012 ел, 8 октябрь) нигезендә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Зинатуллина Фирүзә Шәрибҗан кызына, Кәлимуллина Алия Габделфәт кызына, Камалиева Энҗе Фаррух кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы артистларны тәбрик итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International