Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Искешәһәр төрек провинциясе губернаторы Кадир Кочдемир белән очрашты

2012 елның 9 ноябре, җомга

Кадир Кочдемир җитәкчелегендәге Искешәһәр провинциясе  делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде.  Кунаклар «КАМАЗ» ачык акционер җәмгыятендә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, “Форд Соллерс Алабуга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте производствосында булдылар. Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кадир Кочдемир белән очрашты.  

ТЮРКСОЙ оешмасы Искешәһәр провинциясен 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип билгеләде, ә 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы Казан булачак.  

Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Кадир Кочдемир белән очрашты.

Кадир Кочдемир татарларның провинция икътисадында һәм мәдәниятендә сизелерлек роль уйнавын, шуңа бәйле рәвештә, Искешәһәрдә татар мәдәни үзәге ачылачагын хәбәр итте. Татарстан Республикасы мәдәният министры татар мәдәният үзәге бинасын бизәү өчен Искешәһәргә Татарстаннан белгечләр җибәрергә вәгъдә бирде.    

Кадир Кочдемир бергәләп фәнни конференцияләр уздырырга, ике халыкның рәссамнары, язучылары, журналистларының үзара аралашуын хупларга тәкъдим итте. 

Айрат Сибагатуллин татар театрлары гастрольләрен оештыру мөмкинлеген дә ассызыклап, 2013 елда Искешәһәрдә, 2014 елда Казанда фәнни-гамәли конференцияләр уздыру тәкъдимен хуплады.

Төрки дөньяның мәдәни башкаласы елы 2013 елның мартында – Нәүрүз вакытында ачылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International