Үзбәкстан Республикасында “Үзбәкстан халыкларының бердәм гаиләсендә” шигаре белән Татарстан көне узды

2012 елның 9 ноябре, җомга

Үзбәкстан Республикасында яшәүче татарлар һәр елны “Үзбәкстан халыкларының бердәм гаиләсендә” шигаре белән Татарстан көнен тантаналы бәйрәм итә.

26 октябрьдә Ташкентта хөкүмәт дәрәҗәсендә тантаналы чаралар уздырыла торган  «Төркестан» мәдәният сараенда “Татарстан Көне” узды.

Тантаналы җыелышта Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Тюрденев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Республика бәйнәлминәл мәдәни үзәге рәисе Насретдин Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиле Рамил Шакиров, БТК Башкарма комитеты Рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин һ.б. катнашты. 

Тантаналы җыелыштан соң күрсәтелгән концертта Татарстан һәм Үзбәкстан артистлары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International