Проекция тамашасы - Япониянең Россиядәге Илчелеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә эшләнгән уртак проект. Авторларның уй-фикерләре буенча, спектакль киләсе елның мәдәни тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булырга тиеш. Аны гамәлгә куйганда сәнгатьнең төрле төрләрен, шул исәптән, заманча цифрлы технологияләрне дә, файдаланырга ниятлиләр.
Иҗади команда составына Татарстан һәм Япониянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: проекция тамашасы остасы Сакакура Кацуми; биюче, башкаручы Миямото Мами; режиссер Туфан Имаметдинов; композитор Эльмир Низамов; проекция режиссеры, компьютер дизайнеры Рәшит Османов һ. б. кергән.
«Бүген безнең барыбыз өчен дә аерымлыклар түгел, ә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен эзләү бик мөһим. Бер-беребезнең мәдәниятләрен күбрәк белгән саен, безнең халыклар да якынрак булачак», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры.
Ирада Әюпова сүзләренә караганда, авторларның бурычы - беренче чиратта, яңа тарихи сәхифә ачарга мөмкинлек бирәчәк белем бирү проектын эшләү, заманча трансляция алымнарын яхшырак кабул итүче яшьләрне җәлеп итү.
Бүгенге очрашуда яклар авторлык хокуклары һәм тамашаны тәкъдир итү шартлары булган Казан мәйданчыклары турында фикер алышты. Иҗади төркемнең татар һәм япон диаспорасы көчле булган башка илләрдә яшәүчеләргә дә спектакльләр күрсәтү нияте бар.