Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм муниципаль районнары белән “Мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы мәсьәләләрендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре” дигән видеконференция уза. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Казан шәһәре, Зәй, Тәтеш, Чистай, Алабуга районнары вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте