Чирмешән районының Девичья Поляна авылында яңа Мәдәният йорты ачылды

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Чирмешән районының Девичья Поляна авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Бәйрәм концертында башка авылдан килгән һәм район артистлары катнашты, чуваш, татар һәм рус җырлары яңгырады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ай­рат Си­ба­га­туллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берлекләр советы рәисе Мин­сәгыйть Ша­ки­ров һәм башкалар катнашты.

100 урынлык тамаша залы булган бу мәдәният йорты “Авыл клубы” республика программасы нигезендә нибарысы 5 ай эчендә төзелде. Бинада фельдшер-акушерлык пунктына да урын табылды. “Авыл клубы” программасы нигезендә алдагы ике елда тагын Як­ты Тау һәм Ка­зан­ка авылларында ике Мәдәният йорты төзеләчәк.                                             

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International