Бүген, күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көнендә, Г.Камал театры, традиция буенча, премьера тәкъдим итә. Театр данлыклы драматургның якты истәлегенә багышлап Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Мулла» спектаклен куйды.
2006 елны театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллинның «Дивана» һәм «Мулла» пьесаларын труппага тәкъдим итә. 2007 елның декабрендә “Дивана” спектакленең премьерасы уза. Һәм, ниһаять, 2012 елда «Мулла» пьесасының да Камал театры сәхнәсендә куелу чираты җитә.
Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Яшь мулла Әсфәндияр ролендә - Эмиль Талипов. Спектакльдә Г.Камал театрының әйдәп баручы артистлары: Равил Шәрәфиев, Искәндәр Хәйруллин, Зөлфирә Зарипова, Илдус Габдрахманов, Минвәли Габдуллин, Олег Фазылҗанов һәм башкалар катнаша.
Спектакльнең премьерасы 7,8, 9, 21 һәм 25 ноябрь көннәрендә була
Белешмә:
Туфан Миңнуллин «Мулла» пьесасын 2006 елда яза. Пьеса «Яңа татар пьесасы» (2006) бәйгесендә Мәдәният Министрлыгының махсус бүләгенә лаек була. Әлеге әсәр М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында һәм, шулай ук, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куелды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте