Бүген Казанда «CONCORDIA» II Халыкара заманча музыка фестивале ачыла

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «CONCORDIA» II Халыкара  заманча музыка фестивале ачыла.

Беренче концертта угро-фин композиторлары музыкасы яңгыраячак. Программада –   Андрей Эшпай, Бела Барток, Альфред Шнитке, София Гобәйдуллина әсәрләре. Аларның барысы да диярлек Казанда беренче тапкыр яңгыраячак. Шнитке концертын Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры пианистка Ксения Башмет белән бергә башкарачак. Фестивальнең беренче көнендә кадерле кунак сыйфатында СССРның Халык артисты, композитор  Андрей Эшпай катнаша

 «Concordia» фестиваленә аның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский чакыруы буенча СССРның һәм Грузиянең Халык артисты, хәзерге вакытта Бельгиядә яшәүче композитор  Гия Канчели килде.  

10 ноябрьдә оркестр Казан тамашачысына аның «Dixi», «Sio» һәм «Cтикса» әсәрләрен тәкъдим итә. Фестивальнең икенче көне солисты  – Юрий Башмет.  

Фестиваль Родион Щедринның 80 еллык юбилеена багышланган   программа белән ябылачак. 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы ДСО “Кармен-сюита”ны һәм Шергинның “Тылсымлы балдак” әкиятен тәкъдим итәчәк.  

Фестиваль 2013 елгы мәдәни универсиада һәм 2014 елгы мәдәни универсиадада катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International