Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында эш сәфәрендә булды

2012 елның 3 ноябре, шимбә

Эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озатып йөрде.

Президент Буа – Лощи перегонының 112 километрындагы тоннель тибындагы юлүткәргечне тантаналы ачуда катнашты, Буада 18 фатирлы торак йортта булды. Шуннан соң ул Күл Черкене авылының “Авыл клублары” республика программасы нигезендә төзелгән мәдәният йортында булды. Биредә җирле җырчылар коллективы репетиция ясый иде. Шушы ук авылда Президент Буа крайны өйрәнү музее филиалы – Бакый Урманченың музей-йортын карады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International