Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Лев Гумилевның 100 еллыгына чыгарылган китапларны тәкъдим итү булды.
Тәкъдим итү чарасын Россия Һәм Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле иҗади проектлар авторы Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина уздырды. Чара барышында Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия Милли университетында чыгарылган китаплар Китапханәгә бүләк итеп бирелде. Тәкъдим итү чарасында кадерле кунак сыйфатында Евразия тикшеренүләре кафедрасы мөдире Нурбәк Шәяхмәтов тә катнашты.