Нури Арсланованың йөз еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды

2012 елның 3 ноябре, шимбә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Нури Арслановның тууына йөз ел тулуга багышланган кичә узды. 

Шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казахстанның Петропавловск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа.

Н.Арсланов әдәбиятка авыр сугыш елларында “Мәхәббәт” (1942) һәм “Рус кызы” (1943) дигән поэмалары белән килә.  Аның поэма-риваятьләре, шигырь һәм җыр китаплары тиз арада тамашачыларның киң мәхәббәтен казана.  

Н.Арсланов тәрҗемә өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә.  Ул Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гете, Шелли, Беранже, Хәйям, Хафиз, Абай, Райнис, Гамзатов һәм башкаларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Кичәгә язучылар, әдипнең туганнары һәм иҗатын сөючеләр килгән иде, сәхнәдән аның әсәрләре яңгырады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International