РФ Мәдәният министры Владимир Мединский Борынгы Болгар шәһәрендә һәм Свияжск утрау-шәһәрендә булды

2012 елның 2 ноябре, җомга

РФ мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар шәһәрендә булды.  

Министрга төзелә торган Елга вокзалын, Истәлек билгесе бинасындагы археология экспозицияләрен, Икмәк музеен күрсәттеләр. Министр дөньядагы иң зур Коръән битләренә зур хөрмәт белән орынды.

Соңрак Илдар Халиков кунакны һәм аны озатып йөрүчеләрне Свияжск каласына алып китте.

Берникадәр вакыттан соң Твиттерда Болгар фотоларын куеп, Мединский: «Могҗиза дип бәяләнердәй гүзәл Ак мәчет, ул Болгар шәһәрендә хәйрия акчаларына төзелгән», – дип язган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International