Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Wi-Fi зоналары барлыкка килде. Бу – китапханә хезмәте күрсәтүне модернизацияләү һәм сыйфатын күтәрүдә яңа адым.
Китапханәгә килүчеләрнең күбесе чыбыксыз интернет челтәренең өстенлекләрен бәяләделәр инде. Китапханәнең бу зоналарында укучылар ноутбукларыннан, смартфоннарыннан түләүсез файдалана алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте