Татарстан Президенты Казан Кремлендә ИККРОМ экспертлары белән очрашты

2012 елның 2 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәдәни хәзинәләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ИККРОМ) экспертлары һәм Үзәк Македония (Греция) делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашуда Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы сәркәтибе  Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе каршындагы Россия милли Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе   Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Казан Кремлендә очрашуны Владимир Мединский ачты. «ИККРОМның әһәмияте шик уятмый, - диде ул. – Һәм бу очрашуның нәкъ менә Татарстанда узуы символик күренеш, чөнки биредә тарихи истәлекләрне саклап калу һәм торгызу эшенә аеруча җаваплы карыйлар.».

Россия Мәдәният министры Казанның дөньякүләм уникаль территория булуын билгеләде. «Биредә мәдәниятләрнең уникаль үзара үрелеше күзәтелә. Дөньяда мондый урыннар бик аз», - дип өстәде Владимир Мединский.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында соңгы елларда республикада мәдәни мирасны саклау өчен күп нәрсә башкарылуы турында әйтеп узды. «Казан Кремле безнең символыбызга әверелде, без аның белән горурланабыз, - диде ул. – Ирешелгәндә тукталып калмыйбыз, алга барабыз, изге Болгарны һәм Свияжск шәһәрен торгызабыз. Эшебезне Россия Президенты Владимир Путин югары бәяләде».

«Без бөтен дөньяга төрле милләт кешеләренең үзара тыныч яшәү үрнәген бирәбез. Һәм, әлбәттә, бу ике объектның дөнья күләмендә тиешле статус алуын телибез.  Моңа көчебезне кызганмаячакбыз һәм барлык күрсәтмәләрне үтәячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International