Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты

2012 елның 2 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.  

Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының  мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һ.б.  катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм  Владимир Мединский тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу, республикада мәдәни мирас объектларында торгызу һәм реставрация эшләрен уздыру, Мәдәни хәзинәләрне саклап калу һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге белән киләчәктәге хезмәттәшлек турында мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International